Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үлән яндырып урманны саклыйлар

    Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар участок урманчылыклары территориясендә коры үлән янды.

    Бу янгын урманчыларның катгый контроле астында үтә торган план нигезендә корыган үләнне яндыру эше. Алар шулай узган елдан калган коры үләнне яндыралар.

    Республика буенча ике атнадан игълан ителәчәк янгын куркынычы янаган чор башланганда, янгын юк кына сәбәпләр аркасында килеп чыгып, коры үләннең тиз янып китүе нәтиҗәсендә ут урманга күчмәсен өчен махсус эшләнгән эш бу. Контроль ситуациядә минераллаштырылган полосалар да бар – трактор урман периметры буенча юлны сөреп киткән.

    Савгач янындагы территориядә урманчы Алексей Данилов җитәкчелегендәге  «ут төртүчеләр» бригадасы – Чабаксар участок урманчылыгының урман мастерлары Владимир Львов, Иван Уляков Павел Падиряков көйле эш алып бардылар.  

    Кояшлы, коры  җәй көннәрендә коры үләнгә сүндерелмичә ташланган тәмәке төпчеге дә янгын чыгуга сәбәпче була ала. Әмма, белгечләр әйтүенчә, әлеге чара нәтиҗәле, бигрәк тә түбәнге янгыннарга каршы көрәштә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: