Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Лейкозны дәвалап булмый!

Белгечләр раславынча, лейкоз, (лейкемия, белокровие) – яман шеш, йогышлы чир. Аннан шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре зыян күрә. Аның нәрсә белән куркыныч булуы һәм терлекләрне ничек саклап калу турында районның баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин сөйли.

Район буенча мөгезле эре терлекнең бу авыру белән зарарлануы түбәндәгечә: җәмәгать секторында – 33 процент, шәхси хуҗалыкларда – 15 процент.  
Авыру кузгатучының чыганагы – лейкоз вирусы белән зарарланган хайваннар.  Вирусны тапшыру факторлары-кан, сөт һәм башка материаллар. 
Терлекләр  арасында лейкоз таралуга түбәндәгеләр ярдәм итә: 1. Сәламәт һәм зарарланган хайваннарны бергә тоту; 2. уртак көтүлек; 3. бозауларга авыру сыерлардан савылган сөтне эчерү; 4. лейкозлы үгезләрне орлыкландыру өчен куллану. 

Фән лейкоз белән авыручы хайваннарны дәвалау алымнарына ия түгел, аларны мәҗбүри суюга дучар итәләр.

– Сыерлар лейкоз белән авырмасын өчен хуҗаларга: 1. инфекцияле һәм сәламәт хайваннарны аерым-аерым тотарга; 2. авыру сыерларны вакытында тапшыру; 3. ясалма орлыкландыру ысулын кертү; 4.бозауларны зарарсыз сөт белән эчерү; 5. зооветеринария чараларын үтәгәндә ветеринария-санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елда зарарланган сыерларны тапшыру буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирергә планлаштыра. Авыру хайванын тапшырганда да, аңа 10 мең сум тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев