Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лейкоз проблемасын бетерергә

    Аксубайда мөгезле-эре терлекләрдә лейкоз авыруын булдырмау турында республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашында зона семинары узды.

    Семинар эшендә Кама аръягы зонасының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле-эре терлек үрчетү белән шөгыльләнгән җитәкчеләр, мал табиблары, ветеринар берләшмә һәм территориаль дәүләт ветеринария  инспекциясе вәкилләре катнашты.

    Семинарда катнашучылар алдында сәламлау сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады. Терлекчелек буенча хәлләр уңай, тармак үсештә, әмма сыерлардагы лейкоз авыруы борчуга сала. Көтүлекләрдәге малларны терелтү буенча максатчан эш алып барырга кирәк, - диде район башлыгы. Ул шулай ук бу эшне уңышлы алып баручы хуҗалыкларны да билгеләп үтте.

    Җыелучылар алдында  Министрлар кабинеты Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасындагы эпизоотик хәл белән таныштырды һәм сыерларны лейкоз авыруыннан дәвалауда  төп юлларны күрсәтеп үтте.

    - 2019 нчы елга республикада бу проблеманы бетерү бурычы куелды. Бу эшне иртәгегә калдырырга ярамый. Сөт җитештерү буенча бүгенге күрсәткечләр килеп туган хәл белән килешергә ярамаганын ачык аңлата,- диде ул. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз алларына әлеге зур күләмле бурычны куеп, бу бәладан котылучылар арасына керү максатына ирешергә тиеш.

    Терлекчелек тармагында эшләүче предприятиеләрдә терлекләрдә бруцеллеза һәм лейкозны профилактикалау буенча нинди эш алып баруларын тикшерү буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов чыгыш ясады.

    Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә лейкозга каршы үткәрелгән чаралар белән ветеринария идарәсенең йогышлы авырулар бүлеге начальнигы Александр Козлов таныштырды. Белгечләрнең чыгышы күрсәтмә материаллар, слайдлар, таблицалар белән тулыландырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: