Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Лермонтов иҗаты турында

Аксубай үзәк китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» VII Төбәкара акциягә кушылды.

Хезмәт күрсәтү бүлегендә «Лермонтовның әдәбият дөньясы» китаплар күргәзмәсе урын алды. Китапханәчеләр инсталляция элементлары: челтәрле ашъяуклыклы кечкенә өстәл һәм яктырткыч белән 19 гасыр мохитен тудырганнар.

Мондый мемуар, нәфис, белешмә әдәбият темасы шагыйрьнең моңсу, кырыс, ягымлы, буйсындыручан, тыйнак, кыю, кешедән көләргә яратучан һәм хыялый кеше буларак күпьяклы образын ачты. Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы студентлар китапханәдә булып, үзләре өчен бик күп яңалык алдылар.

Монда алар катнашында әдәби көрәш узды. Катнашучылар бөек шагыйрь тормышыннан истәлекле мизгелләрне, аның әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Шулай ук иҗади сәләтләрен дә ачтылар: Лермонтов шигырьләрен үз сүзләре белән дәвам иттеләр, мимика һәм пластика белән классик әдәбият әсәрләре персонажлары образларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев