Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ленинны искә алдылар

    22 апрель - дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ульяновның туган көнендә аның һәйкәле янында тантаналы митинг узды

     Анда район җитәкчелеге, Ветераннар советы вәкилләре, район үзәге мәктәпләре укучылары, илебез тарихы кадерен белүчеләр катнашты. Тантананы район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Евгений Копонев ачты.

    - Владимир Ленин дөнья тарихында беренче социалистик дәүләтнең нигез салучысы булды. Ул гаделлек һәм тигезлек өчен көрәште. Безнең буын халкы, бөтен кешелек өчен бөек Ленинның нинди зур эшләр башкарганын яшы белә һәм аның турындагы истәлекләрне күңелендә саклый. Без сезне, бүгенге мәктәп укучыларын, яхшы укырга, һөнәр алырга һәм үз Ватаныбыз хакына эшләргә чакырабыз!  

    Җыелучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров чыгыш ясады. – Ленин дөнья тарихына атаклы шәхес буларак кереп калган кеше. Ул илебезнең чәчәк атуын тели, кыска гына вакыт эчендә дәүләтне югары үсеш баскычына чыгара, - диде ул. 

     Мюд авыл җирлеге ветераннар оешмасы вәкиле Леонид Лимонов үз чыгышында Владимир Ульяновның илебез һәм дөнья тарихында әһәмияте турында сөйләде. Һәйкәл янында шигъри композиция белән мәктәп укучылары чыгыш ясадылар.  

    Митинг ахырында ветераннар делегациясе Ленин һәйкәленә венок куйды, мәктәп укучылары үз куллары белән ясаган кәгазь чәчәкләр белән бизәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: