Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ленинча, шимбә өмәсенә!

Шимбә көне Аксубай районы территориясен тәртип урнаштыру буенча кискен көн булды.

Татарстанда экологик икеайлык игълан ителгәннән сон, бу – беренче массакүләм өмә. Район үзәгендә иртәдән үк халыкның өмәгә ашыгуы сизелә иде. Кемдер кулына себерке, кемдер тырма, кемдер чиләк тоткан. Беренчеләрдән булып өмәгә район башлыгы Камил Гилманов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов җитәкчелегендә Совет һәм Башкарма комитет коллективы чыкты.

– Совет чорында массакүләм апрель өмәсе Ленин туган көне уңаеннан Ленин өмәсе дип атала иде. Бүген  район үзәгенең барлык оешмалары җитәкчеләре белән берлектә шимбә өмәсенә  чыкты. Бер сәгать  дәвамында үз коллективлары белән саф һавада яхшы эшләү беркемгә дә комачауламас, - дип билгеләп үтте  хакимият ишегалдында газонда тырма белән эшләгәндә район башлыгы Камил Гилманов.

Район үзәге – ул бистәнең йөзе, шуңа күрә биредә тәртип урнаштыру буенча бөтен төп көчләр тупланган. Үз территорияләрен җыештырырга «ТАТМЕДИА» АҖ филиалының “Авыл таңнары” газетасы редакциясе  коллективы да, почта, китапханә мәшгульлек үзәге, мәдәният бүлеге, сәнгать мәктәбе, Аксубай бистәсенең башкарма комитеты, финанс-бюджет палатасы һәм казначылык, универсаль технологияләр техникумы, май заводы, район хастаханәсе, “Хыял” приюты, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, пенсия фонды, мәгариф бүлеге, район үзәгендәге 3 мәктәп, балалар бакчалары, чиркәү һәм мәчеткә килүчеләр дә чыкты. Күп кенә оешмалар үзләренә беркетелгән административ бина территорияләрен  җыештыру белән генә чикләнми, ә аларның күбесенә парклар, скверлар, елга янындагы участоклар, үзәк мәйдандагы һәм Мазилин урамындагы чәчәк территорияләре дә беркетелгән.

Кар астыннан чыккан черегән яфраклар, ботаклар, чүп-чар - бөтенесе дә капчыкларга тутырылды. Бары тик бер өмәдә генә дә берничә тонна чүп-чар җыелды. Бу көнне православ динен тотучылар Аксубай зиярәтендә дә шимбә өмәсе оештырды.

- Бистәдә иҗтимагый киңлекләр, күп фатирлы йортлар төзекләндерелә, республиканың президент программалары кысаларында төрле спорт объектлары төзелә. Шимбә өмәсендә  район үзәге учреждениеләре һәм оешмаларыннан 300 хезмәткәр катнашты, күбесе үзләренең йортлары каршында тәртип ясады. Экологик икеайлык дәвам итә, шимбә өмәләре моның белән генә чикләнмәячәк, ә ел буена дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов.

Шимбә өмәләре районның барлык авыл җирлекләрендә дә үтте. Соңгы елларда районыбыз бик үзгәрде. Районда яшәүче һәр кешегә өмәгә чыгу күңелле бер бәйрәм кебек. Алда зур бәйрәмнәрнең берсе – Җиңү көнендә ветераннарыбыз һәм кунаклар алдында оят булмасын иде, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрсен иде. Районда 9 нчы май бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча расланган чаралар планы нигезендә оешмаларга үз территорияләрен генә җыештырып калмаска, ә биналарда аншлаглар һәм баннерларны яңартырга киңәш ителгән иде.

Әлеге эштә дә  беренчеләрдән булып Аксубай универсаль технологияләр техникумы танылды. Ул административ бинаның стенасына сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт йөзеннән сугышта һәм тылда җиңү яулаган якташларыбызның фотолары белән зур баннер элде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев