Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ленар Сафин: «Төбәк юллары күпкә яхшырды»

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Аксубай районында эшлекле сәфәр белән булып китте.

Министр катнашында Иске Үзи һәм Беловка авыл җирлекләрендә җитәкчеләрнең халык белән очрашулары узды. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин район башлыгы Камил Гилманов белән автомобиль юллары торышын карады.

– Мин сезнең районда еш булмасам да, тормышның яхшыруына игътибар иттем. Төбәк юллары да күпкә яхшырды. Ерак барысы түгел, Ульян өлкәсен, Чуаш республикасын, Удмуртияне генә мисал итеп алыйк. Әлеге төбәкләр белән чагыштырганда, без күпкә алга киттек. Әлбәттә, асфальт түшәлмәгән участоклар да бар. Якындагы берничә елда хәтта иң ерак урнашкан торак пунктларга да каты түшәмәле юллар килер дип өметләнәбез, – диде Ленар Сафин.

Очрашуда авыл кешеләрен Яңа Мокшинога кадәр юл салу, Аксубай-Федоровка -Иске Үзи автомобиль юлын, Беловкада обелискны ремонтлау мәсьәләләре борчыды.

Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм проблемалы мәсьәләләрне билгеләде.

– Үзара салым акчасына җирлек эчендәге юлларга вак таш җәйдек. Урамнарны яктырту эше дәвам итте, 83 яктырткыч урнаштырдык. Авыл клубы түбәсен ремонтладык, мәктәпләр һәм балалар бакчалары җылыту сезонына әзер. Яңа Мокшинога кадәр юл – халыкны борчыган мәсьәлә булып кала. Ә бит авыл халкы һаман да юлсызлыктан интегә. Көчле яңгырлардан соң авылга кереп булмый. Без әлеге мәсьәләнең кайчан да булса көн тәртибеннән алыначагына өметебезне өзмибез, – дип сүзен йомгаклады Надежда Айдова.

Үз чиратында Беловка авыл җирлегендә яшәүчеләрне юлларны ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр генә борчымый. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов шул турыда бәян итте.

– Безне, барыннан да бигрәк, Сөлчә елгасы аша күпер төзү кызыксындыра. Үзара салым акчасына авыл урамнарын тәртипкә китерәбез – вак таш түшибез. Шулай ук авыл мәдәният йортына яңа төсмер бирәсе иде, – дип белдерде Илсур Мәхмүтов.

РТ транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кече муниципаль күперләр төзү һәм ремонтлау буенча аерым программа юк.

– Юл фонды кысаларында бары тик зур күперләрне генә ремонтлау мөмкинлеге бар. Әмма якын араларда мондый проектны эшләтеп җибәрербез дип өметләнәбез, – дип ассызыклады министр Ленар Сафин.

Беловка авылы китапханәчесе Евгения Кожеманова авылда яшәүчеләрне борчыган сорауларны бирде. Район башлыгы Камил Гилманов проблемалы мәсьәләләрне игътибарга алды һәм барысының да кыска вакытта хәл ителәчәк – кирәкле торбалар кайтарылачак һәм ремонт эшләре башланачак, дип ышандырды.

– Бүген – иң мөһиме эшне башлау. Әгәр без бер юнәлештә хәрәкәт итсәк һәм уй-фикерләребез дә уртак икән, барысы да уңышлы килеп чыгар. Уртак көч белән без яхшы юллар, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары төзиячәкбез. Аксубайда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, авылларга күчәчәкбез. Яшьләр кече ватаннарында калсыннар өчен, аларны эш урыннары белән тәэмин итү мөһим, – дип йомгак ясады очрашуга район башлыгы Камил Гилманов.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев