Аксубаево
  • Рус Тат
  • Лаеш районында бер ир-ат көймә белән елгага кергән һәм суга батып үлгән

    39 яшьлек ир-атның мәетен, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

     Лаеш районында бер ир-ат көймә белән елгага кергән һәм суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

    «Бүген 6.18 сәгатьтә 112 бердәм номерына Кама елгасында Атабай авылы янында 39 яшьлек ир-ат көймә белән суга кереп киткән һәм шуннан әйләнеп кайтмаган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

    2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләренә авылдан 5 чакрым ераклыкта елгада батып үлгән ир-атны эзләп табу өчен җиде сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Ир-атның мәетен, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: