Лаеклы түләүләр
Бөек Ватан сугышы ветераннары бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алачак.
Бу турыда Аксубай районындагы ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева хәбәр итә. Ул билгеләп үткәнчә, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан каралган. Түләүләрне алучылар исемлеге һәм түләүләрне оештыру буенча алдан әзерлек эшләре уздырылган инде. Безнең районда 18 ветеран ул түләүләрне алачак. Түләүләрне алу өчен ПФРга мөрәҗәгать итәсе түгел, алар май-июнь айлары дәвамында биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев