Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Лаеклы хезмәт итүләрен теләделәр

Май ае иртәсендә 2018 елның язгы чакырылыш солдатларын армия сафларына беренче озату булды.

Урмандеево авыл җирлегенең Сосновка авылыннан Евгений Андреев, Сөнчәле авылыннан Михаил Егоров, Иске Мокшинодан Эдуард Имаметдинов, Аксубайдан Артем Нестеркин, Алексей Никонов, Илнур Фәйзуллин, Яңа Аксубайдан Алексей Пикушев, Александр Сидиряков, Сергей Ярмушкин, Кәкре Күл авылыннан Геннадий Сандимиров армиягә киттеләр. Егетләр физик яктан нык, хезмәткә әзер.
Юлга кузгалыр алдыннан районның беренче затларыннан хәер-фатиха алу хәрби комиссариатның матур традициясе булып тора. Егетләргә район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Сынатмассыз, лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам, – дип белдерде ул. – Туган якны алга таба да бергәләп үстерү өчен сезне көтеп калабыз. Ата-аналарыгызга лаеклы уллар – Ватан сакчылары тәрбияләгән өчен рәхмәт!
– Командирларның биремнәрен намуслы үтәгез, – дип теләде Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов. – Без сезнең хәрби частьләрдән рәхмәт хатлары гына көтеп калабыз. 
Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин егетләргә имин хезмәт итүләрен теләде. Автобуска утырыр алдыннан егетләр районнан бүләк – кул сәгате алдылар. Ул шул мизгелдән егетләр тормышындагы яңа этапны саный башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев