Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көзге чәчү – көн бурычы

    Игенчеләр өчен эшнең иң кызган чагы.

    Район кырларында урып-җыю, азык хәзерләү эшләре белән беррәттән, көзге культураларны чәчү дә алып барыла. Киләсе ел уңышы астына 14 мең гектардан артык мәйдан бүленгән.

    Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 5,5 мең гектардан күбрәк мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Көзге культуралар чәчеләчәк иң зур мәйдан  – “Аксу Агро“ агрофирмасында. Бу хуҗалыкта ике мең гектардан күбрәк мәйданган көзге культуралар чәчелгән инде.

    “Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалында  2,5 мең гектарга якын мәйданның яртысына көзге игеннәр чәчелгән. “Аксубай“ АФда, “Сөлчә“ ҖЧҖдә, АТУТның өйрәнү хуҗалыгында кыр эшләре югары темпларда алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: