Көзге чәчү өчен
Начар һава торышы басу-кырларда агрочараларны башкаруга аяк чала.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләренә, туфракны көзге культуралар чәчүгә әзерләү өчен аяз көннең һәр сәгатеннән максималь файдаланырга кирәк.
План буенча бу агрочараны 15 мең ярым гектар мәйданда үткәрергә кирәк. Кыр хезмәтчәннәре эшне тәмамлау стадиясендә.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 августка көзге культуралар чәчү өчен ун мең дүрт йөз гектар мәйдан әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев