Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көзге боз куркыныч

Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы боз кату чорында су объектларында балалар иминлеген тәэмин итү темасына багышланды.

Татарстанның бөтен районнары кебек, безнең район  да  видеоконференцэлемтә режимында үткән утырышта катнашты. Утырышта,  Татарстанда су объектларында  кешеләр иминлегенә аерым игътибар бирелә, ләкин шуңа да карамастан, Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, ел башыннан сулыкларда 91 кеше һәлак булган, шул исәптән 6 бала.

Видеоконференциядән соң башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов җитәкчелегендәге районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.

– Температураның кискен төшүе елгаларда һәм күлләрдә бозның катуына китерә. Боз исә балаларны һәм балыкчыларны үзенә җәлеп итә. Без район кешеләренең иминлеген кайгыртырга тиеш – бозга керү-чыгу урыннарында тыю билгеләре урнаштырырга, мәктәпләрдә балалар белән, шулай ук өлкәннәр, атап әйткәндә, балык каптырам дип, үзләренең гомерләрен куркыныч астына куйган балыкчылар белән профилактик әңгәмәләр алып барырга кирәк, – дип билгеләп үтте Анатолий Горбунов.

Үткән саннарда без комиссиянең боз кату чорында чаралар үткәрү  турында карар кабул итүе, МЧСның, белем бирү оешмаларының, муниципалитетларның профилактик чараларны тормышка ашыруга керешүләре хакында язган идек.

– Октябрь-ноябрь айлары – сулыкларда иң куркыныч чор, – дип искәртте Россия МЧСның  Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Балалар бозга кереп карарга, тимераякта шуып карарга телиләр, өлкәннәр юлны кыскартып, сулыклар аша гына үтәргә ашыгалар.

Әмма бу чорда  түбән температураны плюс тамгасы да алыштыруын онытырга ярамый. Нинди генә очракта да бозга керүдән сакланырга. Көзге каникуллар алдыннан коткаручылар мәктәпләрдә укучылар белән аңлату әңгәмәләре алып бардылар.

Өлкәннәрне – кышын балык каптырырга яратучыларны да бозга керүнең куркыныч булуы хакында  кисәттеләр. Соңгы елларда  Аксубай балыкчылары җәен балык тоту белән генә чикләнмиләр, кышын район буаларына, хәтта Татарстанның эре елгаларына да чыгалар.

Мәгариф бүлеге методисты Юрий Мишин хәбәр иткәнчә,  белем бирү учреждениеләрендә лекцияләр, ата-аналар җыелышлары һәм инструктажлар сыйфатында балаларга һәм әти-әниләргә бозның куркыныч булуына бәйле профилактик аңлату эшләре үткәрелгән.

1 октябрьдән 30 ына кадәр белем бирү оешмалары арасында гражданнар оборонасы буенча айлык үткән. Көзге-кышкы чорда су объектларында иминлекне ныгыту максатларында укучылар арасында рәсемнәр һәм видеотасмалар бәйгесе оештырылган.

Бөтен мәктәпләрдә дә  бозда үзеңне ничек имин тоту турында белешмәлекләр чыгарылган һәм  көзге каникуллар башланганчы ук балаларга таратылган.

Комиссия белдергәнчә, нинди генә профилактикалау чаралары кулланылмасын, монда гражданнарның аңлап якын килүе  –  “боз кату чорында  бозга чыкмаска“ дигән катгый карар кабул итүләре мөһим.  Шулай ук әти-әниләр дә, мәктәптә дә көзге бозның куркынычлылык чыганагы булуын балаларга даими исләренә төшереп торсыннар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев