Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кызыл Тау авылы юбилеен билгеләп үтте

Кызыл Тау оешуга 90 ел тулды. Бу уңайдан бу авылда зур бәйрәм булды.

Аны авыл артындагы  матур урында билгеләп үттеләр. Авыл чарасын үткәрү өчен мәйдан Сабантуй кебек әзерләнгән. Бирегә бу авылдан чыккан кунаклар күп җыелган иде. Якташлар очрашуга бик шатланды.

Кызыл Тау авылы 1929 елда барлыкка килә. Беренче булып Иске Кыязлы авылыннан  Әхмәтшиннар, Сәлаховлар гаиләсеннән чыккан кешеләр килеп урнашкан. 1930 елда бирегә 70кә якын хуҗалык күчеп килә.

Бәйрәм киң колач белән үткәрелде. Мәйдан янындагы территория сәүдә рәтләре белән  тулды, тәмле ризыклар әзерләнде, күңелле  көйләр яңгырады.
Тантананы җирле мәчетнең имамы Хәлим хәзрәт Загидуллин дога белән ачып җибәрде.

Яшел аланда Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Авыл бәйрәме флагын күтәрүдә мактаулы хокук  - игенчелек ветераны Вәгыйз Зәйдуллинга һәм дистә еллар гомерен ветеринария хезмәтенә багышлаган Әхмәтҗавал Зәйдуллинга бирелде. Кызыл Тау халкын юбилее белән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев котлады.

– Бу авылда хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яши, – дип билгеләп үтте ул. – Халык ярдәме белән авыл бүген дә гөрләп  чәчәк ата.

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин авыл халкын чын күңелдән юбилее белән котлады. Кызыл Тау барлыкка килү тарихы турында җирле педагогика ветераны, туган як тарихын өйрәнүгә күп көч куйган Әхмәтзыя Моратшин сөйләде.

Авыл халкы адресына чыгыш ясаучылар, аларның авыл язмышы, иҗтимагый активлык өчен җаваплылыгын билгеләп, бик күп игелекле сүзләр әйттеләр. Муниципаль берәмлек җитәкчесе халыкка массакүләм чараны оештыруда ярдәм иткән өчен бүләкләр тапшырды.

Кызыл Тау авылында 200 дән артык кеше яши. 94 йорт исәпләнә. Биредә күп балалы гаиләләр яши. Авылда терлекләр күп асрыйлар. Кайбер хуҗалыкларда сигезәр сыер асрала. Бу торак пунктта яшәүчеләр актив сөт тапшыручылар булып торалар.

Иске Кыязлы авыл мәдәният йортының иҗат коллективы җирле мәдәният учагы һәм Иске Кыязлы урта мәктәбе белән берлектә кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр. Мәктәп укучыларының бию төркеме, җирле артистлар тамашачыларны дәртле биюләре белән сөендерде. Уеннар, конкурслар балаларны һәм өлкәннәрне җәлеп итте.

Кызганычка каршы, мәдәни программаны һава торышы шартлары буенча кыскартырга туры килде, әмма  яңгыр авыл бәйрәменнән алган хис-кичерешләрне аз гына да бозмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев