Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кызыл Партизан урамында юл эшләре төгәлләнә

Кызыл Партизан урамында юл эшләре бер айга якын алып барылды. Урамга юл ябык иде.

Башта биредә иске торбаларны казып алдылар, инешне чистарттылар һәм тирәнәйттеләр. Аннары нигезне бетонлап, аның өстенә ике тимер-бетон торба салдылар.

Эшләр 2021 елда җирле әһәмияттәге гомуми файдалануда булган юлларны ремонтлау буенча муниципаль юл эшләре программасын тормышка ашыру кысаларында алып барылды. Юлның ике ягы буенча да култыксалар куйдылар, моннан соң инеш аша чыгу куркынычсыз булачак.

Юлның бу өлешендә эшләр төгәлләнмәгән әле. Якын арада биредә барьер киртәләр пәйда булыр дип планлаштырыла. Ул чакта җәяүлеләр өчен дә инеш аша чыгу куркынычсыз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X