Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кызлар туп кертте

18 яшькәчә кызлар арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышлары узды.

Ярышлар түгәрәк системасы буенча барды, анда өч кызлар командасы – Кама Аланы, Питрәч һәм Аксубай командалары катнашты.

Беренчелек уеннары кызу барды – кызлар туп кертү өчен бөтен тырышлыкларын, көчләрен куйдылар.

Беренче уенда Аксубай командасы җиңү кәефе белән уйнады, беренче тайм безнең команда файдасына 10:4 исәбе белән тәмамланды. Икенче чиректә Питрәч командасы бөтен көчен туплап, таблодагы исәпне тигезли язды – исәп 23:20.

Арыганлык үзен сиздерде бугай, хаталар да күп булды, шул рәвешле өченче тайм нәтиҗәсе 29:41 исәбе белән төгәлләнде. Уенның гомуми исәбе питрәчлеләр командасы файдасына 37:55.

Аннан соңгы очрашуда Кама Аланы кызлары питрәчлеләргә җиңүгә өмет калдырмыйча, барлык чирек уеннарын да зур аерма белән алып бардылар. Очрашу беренче команда файдасына 64:30 исәбе белән тәмамланды.

Соңгы уен тагын да кызыклырак һәм киеренкерәк булды. Кама Аланы кызларының мәйдан хуҗаларына бирешмичә, җиңүгә омтылышы беренче минутлардан ук үзен сиздерде. Ике команданың да тренерлары тиешле минутлык тәнәфесне алдылар һәм кызларга уенга кагылышлы фатихаларын бирделәр. Безнең команда бөтен көчен куеп уйнарга тырышса да, көндәшләр күпкә көчлерәк булып чыкты – исәп 55:28.

Нәтиҗәдә спорт мәктәбе тренерлары Семен Яругин һәм Алмаз Шәрәфетдинов әзерләгән Аксубай җыелма командасы өченче урынны яулады.

Ярышларда кактнашучылар һәм аларның тренерлары медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Командалар, аларның остазлары һәм хөкемдарлар коллегиясе исеменнән, ярышлар уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен, Аксубай районы спорт мәктәбе директоры һәм “Юность” спорт комплексы администрациясе адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев