Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кызлар командалары арасында мини-футбол Беренчелеге старт алды

«Юность» спорт комплексында 2008-2010 елларда туган кече яшь төркемендәге кызлар арасында мини-футбол буенча спорт мәктәбе Беренчелеге узды.

Ярышларда район үзәгенең өч урта мәктәбе һәм шулай ук Иске Ибрай, Иске Ильдеряк мәктәпләре футбол командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе беренче урынны алды, икенче урында – В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе, өченче урында – Иске Ильдеряк мәктәбе командасы.

Призлы урыннарны алган командалар - грамоталар, җиңүче командалар Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Кубогына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев