Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кышын – чаңгы, җәен – волейбол

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган волейбол буенча ачык турнир үткәрделәр.

Урман хезмәткәрләре коллективының кыш көне ак кар өстендә чаңгы ярышлары, җәй көне волейбол ярышлары үткәрү традициясе бар. Чираттагы спорт бәйрәмен Ибрай участок урманчылыгы мәйданында оештырдылар. Анда урманчылык аппараты, Аксубай, Ибрай, Чабаксар участок урманчылыклары командалары катнашты.
Волейбол ярышлары мавыктыргыч үтте.

Урман тармагы эшчеләре җитезлек, төгәллек, командада эшли белү кебек чын спорт сыйфатларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, иң күп очконы Аксубай участок урманчылыгы дружинасы җыйды, икенче һәм өченче призлы урыннарны Чабаксар урманчылыгы һәм урманчылык аппараты командалары үзара бүлеште. Ярышларда катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр, ә иң мөһиме – онытылмаслык хисләр һәм күңел күтәренкелеге алдылар.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев