Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кышкыга силос запасы әзерлиләр

Районда җәмәгать көтүе өчен азык хәзерләү дәвам итә.

Хуҗалыкларда силос салуга керештеләр. Силоска кукуруз районда 5 мең гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 сентябрьгә чәкәнбаш 700 гектарга якын мәйданнан җыеп алынган, траншеяларга 6 мең тоннага якын  силос салынган (план буенча 68 мең тоннадан артык).

“Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалында силос әзерләү темплары арта бара. Хәзерге вакытка  траншеяларга 4 мең тоннадан күбрәк әлеге азык төре салынган (план күрсәткече – 24 мең тоннадан артык).

Силос запасы көннән-көн арта. Чәкәнбаш плантацияләре агрофирманың төрле бүлекләрендә урнашкан, аны үзәкләштерелгән тәртиптә җыялар. 
Агрофирманың азык хәзерләү звеносы без килгәндә Сөнчәле авылыннан ерак түгел урнашкан “Сөнчәле“ бүлегендә эшли иде. 200 гектар биләгән кукуруз  участогы күз алдында үзгәрә.

Техника тавышы ерактан ук ишетелеп тора. 4 комбайн кукуруз чаптыру белән мәшгуль. Алар белән тәҗрибәле механизаторлар Олег Мадюков, Шамил Хамәтов, Валерий Матюшкин һәм Юрий Шишкин идарә итә. Кукуруз кыры чын-чынлап динамикалы җитештерү объекты булып тора.

Комбайннар  бер үк вакытта  кукурузны чаптырып та, үз артларыннан ук барган машина әрҗәләренә төяп тә бер-бер артлы кыр буйлап хәрәкәт итәләр. Әйбәт консервацияләнсен өчен яшел массага  комбайннарга җиһазландырылган сыешлыклардан махсус оеткы кушыла.

Бер машина әрҗәсе тулуга ук, агрегат янына башка машина килә. Бу эшләрнең бөтенесе дә   өзлексез дәвам итә. Комбайнчылар – үз эшләренең чын осталары.
Яшел массаны комбайннардан төяп ташуда КамАЗ шоферлары Владимир Пятышев, Юрий Захаров, Роман Мартынов мәшгуль, МТЗ-1221 тракторларында Инсаф Сөләйманов, Александр Седов, Дианис Хисмәтов, Айрат Раузетдинов һәм Николай Ефимов эшлиләр.

Азык йортында кайткан массаны ике К-700 тракторы тыгызлап һәм тигезләп  тора. Алар белән тәҗрибәле механизаторлар Николай Симаков һәм Андрей Петров идарә итәләр. Тыгызлау – җиңел эш түгел. Әмма механизаторлар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Транспортчылар турында да берничә сүз әйтеп үтик. Агрегатларның кырда туктаусыз эшләве аларның һөнәри осталыкларына бәйле, һәм агрофирма җитәкчеләре сүзләренчә, алар үз эшләрен намуслы башкаралар.

Машина йөртүчеләр турында сөйләгәндә, җәй буена бөтен агрофирма терлекләрен яшел масса белән тәэмин итеп торган Владимир Пятышевны һәм Александр Седовны билгеләп үттеләр. Алар иртәнге сәгать алтыдан терлекләр өчен азык кертә башлыйлар, бүген дә мөһим эш башкаралар.

– Азык хәзерләү комплексы тулы көченә эшли, – дип билгеләп үтте агрофирманың баш зоотехнигы Ирек Габдрахманов. – Масса яхшы, кыска вакыт эчендә “Сөнчәле“ бүлегендә 4 мең тоннадан артык силос салынган. Чиратта – Трудолюбово бүлеге.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев