Кышкыга силос салалар
Район хуҗалыкларында силос салу дәвам итә. Силосның төп өлешен тәэмин иткән кукуруз урдыру ипле бара.
Район авыл хүуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә әлеге культура игелгән дүрт мең гектардан артык мәйданның 3700 гектардан артыгы чаптырылган.
План буенча әзерләнәчәк 68 мең тонна силосның 39 мең тоннадан күбрәге (план күләменең 58 проценты) базларга салынган. «Аксубай» АФда – унҗиде мең тоннадан, «Аксу Агро» ҖЧҖдә – ун мең тоннадан, Сөниев КФХда бер мең өчйөз тоннадан күбрәк силос запасы тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев