Кышкыга азык запасы әзерлиләр
Район игенчеләре кышкыга азык запасын максималь әзерләү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышалар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 августка район буенча печән унбер мең тоннадан күбрәк әзерләнгән. Бу – планлаштырылган күләмнең 74 процентын тәшкил итә. 65 мең тоннадан күбрәк сенаж салынган, планга карата 99 процент.
Сусыл азык әзерләүдә «Аксу Агро» ҖЧҖ аерылып торды, биредә бүгенге көнгә 34 мең тоннадан күбрәк сенаж салынган – планлаштырылган күләмгә карата 150 процент. «Сөниев» КФХда 11 мең тоннага якын сенаж әзерләнгән (планга карата 110 процент).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев