Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кыш чыгу туклыклы булсын өчен

    Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәр көнне азык запаслары тулылана бара.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгесе көнгә 10300 тонна печән хәзерләнгән (план күрсәткеченә карата 67 процент), чокырларга 31600 тонна сенаж салынган.

    Бу – планлаштырылган күләмнең яртысы диярлек. Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең механикалаштырылган звенолары җиң сызганып эшлиләр һәм көн саен смена нормаларын арттыралар.

    “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалында запас итеп 10 мең тоннага якын сенаж, 1700 тонна печән, “Аксу Агро“ агрофирмасында – 9 мең тоннага якын сенаж, 300 тоннадан артык печән, “Аксубай“ агрофирмасында – 5 мең тоннага якын сенаж һәм 700 тонна печән әзерләнгән.

    “Актай“ агрофирмасы игенчеләре планлаштырылган күләмнән ике тапкырга артык печән хәзерләгәннәр. “Сөлчә“, “Колос“ предприятиеләре хезмәтчәннәре тупас азык запаслары буенча план күрсәткечләрен башкаруга якынаялар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: