Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кыш бабай өчен открытка ясадылар

Аксубай балалар китапханәсе оештырган «Кыш бабайга открытка» дигән челтәр акциясе актив һәм кызыклы үтте.

18 ноябрьдә балаларның иң яраткан әкият персонажы – Кыш бабай туган көне билгеләп үтелде. Гадәттә балалар Кыш бабайдан котлаулар һәм бүләкләр көтәләр. Челтәр акциясе аның туган көненә сюрприз ясарга чакырган иде.

Чакыруга җавап бирүчеләр күп булды. Челтәр акциясенә аксубайлылар да, авыл китапханәләренең яшь китап укучылары да кушылды. Алар Кыш бабайга открытка ясадылар, тәбрикләүләр белән видеотасмалар яздырдылар. Һәр открытка башкару үзенчәлеге һәм иҗади якын килү белән аерылып торды, аларны чын сәнгать әсәре буларак бәяләргә була!

Шуңа рәхмәт йөзеннән балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәр катнашучыга сертификатлар юлладылар.

Фото: Аксубай балалар китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев