Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кырларның нәтиҗәлелеге хезмәтчәннәргә бәйле

Районда «Волга-Селект» ҖЧҖ, мөстәкыйль хуҗалык буларак, елдан артык кына эшли әле.

Ул үсемлекчелек белән шөгыльләнә, бүгенге көндә аның 16 мең гектардан артык чәчүлек җире бар. Быелгы авыл хуҗалыгы елын хуҗалык игенчеләре яхшы нәтиҗәләр белән тәмамладылар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе управляющие Иршат Хәнифов белән шул хакта әңгәмә корабыз.

– Уракны оптималь агротехник срокларда төгәлләдек. Җиде мең гектарга якын мәйданда игеннәрне теземнәргә салдык. Шул исәптән 3330 гектар көзге культуралар, 3600 гектардан артык сабан бодае. Ундүрт мең ярым тоннадан артык бөртекле культуралар суктырып алдык. Шулай ук өч мең гектарда көнбагыш үстердек, ул яхшы уңыш бирде. Көзнең яңгырлы килүенә карамастан, аны кыска вакыт эчендә җыеп алдык. Кырларның нәтиҗәлелеге хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәтенә бәйле. Игенчеләрнең кыр компанияләрен уңышлы үтәве, барлык агрочараларны да төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарулары аркасында яхшы уңыш алуга ирештек.

– Киләсе ел уңышы өчен нинди эшләр башкарылган?

– 2020 ел уңышы астына ышанычлы нигез салынды. 2900 гектарда көзге культуралар чәчтек, шул исәптән 250 гектарга чәчелгән яңа культура – «Юка» бодае безнең кырларны үз итәр дип ышанабыз, шулай ук игенчелектә өмете зур булган яңалык – көзге рапс 150 гектар мәйдан биләде. Планлаштырылган барлык мәйданда да киләсе язгы чәчү компаниясе өчен туфрак әзерләү чарасы үткәрелде. Безнең хуҗалык заманча туфрак эшкәртү, чәчү, урып-җыю техникасы, чәчүлек материал, ашламалар белән тәэмин ителгән, киләсе елга эш планы төзелгән. Үзебезне киләсе сезонга ышанычлы әзерлекле дип әйтәсе килә, бары тик нәтиҗәләрнең уңай булуын көтәсе генә кала.

Безнең механизаторлар – үз эшләренең чын осталары. Алар иртә яздан кыр эшләренә керешәләр. Бөтен эшкә дә хирыс булган механикалаштырылган бригада әгъзалары, җир эшләре этаплары барышында теге яки бу операцияне башкарып, тракторлар маркасын, авыл хуҗалыгы машиналарын даими алмаштырып торып, сезонны урып-җыю техникасы артында тәмамлыйлар. Машина йөртүчеләр адресына да бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә.

Сезон дәвамында алар агрочараларны үтәгән вакытта механизаторларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, уңышны кырдан ашлык саклау складларына ташыйлар. Бу көннәрдә дә алар эшсез түгел – көнбагышны кырдан эшкәртү пунктларына ташу белән мәшгуль. Алексеевскның киптерү предприятиесенә көненә икешәр рейс ясыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, һәр хезмәткәр уртак нәтиҗәгә үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев