Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кырлар уңдырышлы булсын өчен

“Аксу Агро“ агрофирмасы эшчәнлеге югары дәрәҗәдә.

Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре һәрвакыт язгы кыр эшләренә, азык хәзерләү сезонына һәм бөртеклеләрне җыеп алуга беренчеләрдән булып керешәләр. Һәм, табигый ки, җитештерүнең барлык төп юнәлешләре – үсемлекчелек, терлекчелек буенча яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. 

– Быелгы чәчү безнең өчен җиңелләрдән булмады, язның озакка сузылуы аркасында кыр эшләренә төзәтмәләр кертергә туры килде, – дип сөйли агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин. – Җир, техникага эшләргә мөмкинлек бирмичә, дымны максималь саклады. Әмма без бу  мөһим бурычны да башкарып чыга алдык, чәчүлекләрне тәрбияләүне дәвам итәбез һәм сезон азагына яхшы уңыш алуга өметләнәбез. Көзге культуралар да уңдырышлы булыр дип көтәбез.

Сабан культуралары 16 мең гектардан артык мәйданга чәчелгән. Шул исәптән 5000 гектардан артык мәйданны  – бодай, 3000 гектарны – арпа, 500 гектарны – борчак, 1300 гектарны – көнбагыш, 1500 гектарны – кукуруз, шулай ук 3000 гектардан артык мәйданны табыш алуда мөһим булган шикәр чөгендере, башка техни һәм  азык культуралары били. 
Язгы сезонның беренче көннәреннән үк механизаторлар яхшы күрсәткечләргә омтылып фидакарь хезмәт куйдылар.

Алар чәчү эшләрен һәм кырларның уңдырышлылыгын арттыру буенча бөтен агрочараларны иң яхшы агротехник срокларда башкардылар.

Солтан Сәлим улы чәчү кампаниясе вакытында иң зур эш күләмен башкарган игенчеләрне рәхмәт сүзләре белән искә алды. Болар – Василий Ендерюков, Рифкат Мотыйгуллин, Евгений Андреев, Фәнис Мирзянов, Рәис Мифтәхов, Рамил Гатауллин, Рәфис Гыйззәтуллин һәм башкалар. Язгы  чәчү эшләрен  уңышлы башкаруда хуҗалык белгечләре, Фәнис Минеголов, Михаил Васильев, Радик Сөләйманов, Фәрһат Сәмигулов кебек бүлек җитәкчеләренең өлешләре зур. Алар кыр эшләрендә катнашучыларның сменада эшләүләрен  оста оештырдылар, тулы кыйммәтле хезмәт өчен кирәк булган әйберләр белән тәэмин иттеләр, техникалар ватылган очракта, аларның җитешсезлекләрен оператив рәвештә юк иттеләр. Иң нәтиҗәле игенчеләр, терлекчеләр (сыер савучы Рәфилә Сидуллина, терлекче Юрий Анорьев, орлыкландыручы Фәрит Сәйфуллин) һәм белгечләр Сабан туе бәйрәмендә бүләкләр алачак. Бүген дә игенчеләрнең эшләре җитәрлек: сусыл һәм тупас азык хәзерләү буенча “яшел конвейер“ эшли башлады, параллель рәвештә агрочараларның берничә төре башкарыла: чәчүлекләрне тәрбияләү, үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән, авырулардан саклау.

– Җитештерүнең һәр участогында  куелган фидакарь хезмәт яхшы нәтиҗә китерә, – дип белдерде авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. – Кырлар уңдырышлы булсын, терлекчелекне яхшы  сыйфатлы азык белән тәэмин итү  өчен без күп көч куябыз. Бу, үз чиратында, хезмәтчәннәрнең мул тормышын билгели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев