Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кырда да, спортта да уңышларга ирешә

2018 елгы “ТРның иң яхшы комбайнчылары“ республика бәйгесе җиңүчеләре арасында “Аксу Агро“ агрофирмасы механизаторы Владислав Таиркин да бар.

Ул – яшь игенчеләр буыны вәкиле. Владиславка 25 яшь. Ул Иске Ильдеряк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң техникумда электр линияләрен монтажлаучы белгечлегенә укый, заводта бераз эшләгәннән соң, ДОСААФ линиясе буенча машина йөртүче һөнәрен үзләштерә, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә һәм хәтта төньякта эшләп кайтырга өлгерә.

“Аксу Агро“ агрофирмасына эшкә килгәндә кырчылык тармагына бәйле эшләр турында күзаллаулары була инде аның – җәйге каникул чорында монда да эшләргә өлгерә ул. Бүген аның 5 еллык механизаторлык тәҗрибәсе бар.

– Владислав Александрович бөтен авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша һәм үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтергә тырыша, – дип сөйли аның турында “Аксу Агро“ агрофирмасы генераль директоры урынбасары Фәнис Минеголов.

– Иртә яздан – кырда ул: сөрә, чәчә, җәен, көзен – уңыш җыюда катнаша, урып-җыю эшләре тәмамлану белән – терлекләргә фураж һәм башка төрле йөкләр ташуда. Ул үз эшенә җаваплы карый, башкаручан һәм намуслы хезмәткәр.

Игенче – авылда иң авыр һөнәрләрнең берсе. Алай булуга да карамастан, төрле һөнәрләрдә үзен сынап карап, Владислав нәкъ менә бу һөнәрне сайлый. Һәм бу өлкәдә уңышларга да ирешә. “Нью-холланд“ комбайнында бер сезон эчендә ул 1,5 мең тоннадан артык бөртек суктырган.

Урып-җыю кампаниясе азагында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов ашлык суктыруда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен аны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

– Безнең механизаторлар коллективы бердәм, – дип сөйли комбайнчы. – Эштә проблемалар да, уңышсызлыклар да була инде ул. Ул вакытта хезмәттәшләр ярдәме сизелә. Авырлыкларны да бергә җиңәбез, уңышларга да бергәләп сөенәбез.

Туган авылы Иске Ильдеряктә аны максатына ирешүчән кеше буларак беләләр.

– Владислав Таиркин – безнең алдынгы спортчыларыбызның берсе, – дип сөйли Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин. – Ул балачактан ук чаңгыда шуа, баскетбол, волейбол команда уеннарында да алыштыргысыз уенчы. 

Урып-җыю эшләре тәмамлану белән Владислав комбайнын КамАЗ машинасына алыштырды. Ул район һәм республика юллары буйлап җилдереп, уңыш җыю кебек үк җаваплы булган хезмәтне – йөк ташу эшен башкара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев