Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кыр һәм фермалар нәтиҗәлелеген күтәрергә

Район җитәкчелегенең, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте белгечләренең авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булуы дәвам итә.

Механизаторлар, терлекчеләр, хуҗалык белгечләре белән очрашулар вакытында кырчылыкта, терлекчелек тармагында нәтиҗәләрне яхшырту мәсьәләсе күтәрелә. Кышын терлекләрне асрау шартларына, тукландыру технологиясенә, терлекчелек продукциясен сату һәм малларның продуктлылыгын күтәрү юлларын табуга аерым игътибар бирелә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булган вакытта шулай ук социаль характердагы мәсьәләләр дә тикшерелә.

Шул көннәрдә район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинглау бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников «Аксу Агро» ҖЧҖдә булды. «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Равил Мусин игенчелектәге һәм терлекчелектәге эш торышы белән таныштырды. Район җитәкчесе хуҗалыкның үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге эшенә уңай бәя бирде.

Фото авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев