Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кыр эшләре турында киңәштеләр

Районда үсемлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Аның эшендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашты. Районның үсемлекчелек тармагының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин, узган ел районда барлык агрокомплексының көйле эше нәтиҗәсендә бөртеклеләрдән, азык, техник культураларыннан саллы уңыш алуларын ассызыклады.

Киңәшмәдә орлык материалын яхшырту, үсемлекләрне саклау өчен химик һәм биологик препаратлар куллану мәсьәләләре буенча Росельхозхүзәк территориаль бүлеге начальнигы Габдерәшит Гыйльметдинов чыгыш ясады.  

Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләгәндә нинди куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәклеге турында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге баш җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов сөйләде.      

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов узган елда район агрокомплексының эшен уңай бәяләде.  

– Аксубай игенчеләренең потенциалы яхшы, – дип билгеләп үтте Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле. – Алар агымдагы елга куелган бурычны да намус белән үтәрләр дип өметләнәбез.  

Белгечләр үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыруның конкрет мәсьәләләрен карадылар, шулай ук һәр авыл хуҗалыгы оешмасы буенча язгы кыр эшләрен үткәрүнең эш планнарын карап үттеләр.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев