Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куяннарны атмагыз!

    Аксубай районының аучылык урманнарында соры куяннарның популяциясе билгеле дәрәҗәдә кимеде. Ул Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аны аулау тыела.

    Аксубай районының аучылык урманнары 170 мең гектар тәшкил итә, анда 120 куян, 200 баш тирәсе поши, 150 – кабан дуңгызы, 3 селәүсен, куница, сусар, ондатра, бурсык, янут төрле эт, боҗыр һәм урман тавыгы –  норма чикләрендә.

    Хайваннар дөньясының үрчүе, аларның югалып барган төрләрен ничек саклау һәм аучылык белән канунлы нигездә шөгыльләнү турында район аучылары һәм балыкчыларының һәр елны узган хисап җыелышында сөйләделәр.

    – Кызганыч, соры куяннар исәбе кискен кимеде, әмма без аларны үрчетүне яңартырга тырышачакбыз. Сәбәбе – аларга карата даими ачылган ау сезоннары, басу-кырларда гербицидларны чамадан тыш куллану. Әлеге сәбәпләр көртлекләрнең дә кимүенә китерде. Аның каравы кондызларның артуы һәм районның аучылык урманнарында бүреләргә ауның тулысынча булмавы күзәтелә, – дип сөйли Аксубай районы буенча хайваннар дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Николай Крайнов. - Хәтта соңгы вакытларда төлкеләрне торак пунктлар янында ук күрсәләр дә, аларның популяциясе табигый дәрәҗәдә.

    Дәүләт инспекторы, ау чорында куяннарны гына түгел, төлкеләрне дә аулауга өстенлек бирсеннәр иде, дип билгеләп үтте. Куяннарны аулаганда исә кагыйдәләрне үтәргә, аларны аулау белән артык мавыкмаска – көн дәвамында нибары бер генә куянны ауларга, ә ел дәвамында өч куянны гына ату рөхсәт ителүен ассызыклады. Бу тәртип һәр аучының намусында булса да, кагыйдә бозучыларга карата 500 дән алып 4000 мең сумга кадәр штраф яный.

    Район аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте тарафыннан район территориясендә эшнең ничек оештырылуы хакында җәмгыять әгъзасы Михаил Сулейманкин бәян итте. Аучылар җәмгыяте сафларында 60 кеше тора, узган ел аларның саны 110 булган. Ул һәр елны оештырылган кышкы маршрут буенча хайваннарны исәпкә алуда катнашкан кешеләргә рәхмәт әйтте.

    Кайчакта аучылар көненә 120 шәр километр юл үтәләр, шулай да аучылык территорияләрендә яшәүче хайваннар турында тулы мәгълүмат туплауга ирешәләр. Аучылар сафында хайваннарны аулау белән генә түгел, ә аларның күркәм йолаларын да дәвам итәргә сәләтле яшь аучыларның булмавына да зарланды ул.

    – Аучылар инспекторлар түгел, урманнарда тәртип саклау, ау кагыйдәләрен үтәү һәр аучының намусында, – дип билгеләп үтте Михаил Сулейманкин. – Урман ресурсларын саклау – шулай ук мөһим. Оешма үзенең аучылык территорияләрендә балыкчылар арасында ярышлар, этләр күргәзмәсе, аларны сынау бәйгеләре оештыра. Егерьләр һәм оешма әгъзалары урманнарда аншлаглар, хайваннар өчен тозлыклар урнаштыралар, аларның саны йөзгә җиткән инде. Аучылар, урманга барганда үзең белән тоз алып барырга кирәклеген дә искәрттеләр Тоз һәрвакыт җитәрлек булырга тиеш.

    Һәвәскәр балыкчы Анатолий Калмыков җәмгыять карамагына буаларны рәсмиләштерү һәм балыкчылар тарафыннан әгъзалык взносларын түләү мәсьәләсен күтәрде. Бу, буалар тулы сулы һәм балыклы булсын өчен, аларны тиешле тәртиптә тотарга ярдәм итәр иде.

    – Районда 24 гидротехник корылма бар, МЧС линиясе буенча чаралар кысаларында һәм язгы су басу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә бәйле кышкыга аларның һәркайсы 30 процентка кадәр судан бушатылган, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Илдар Ислямов. – Тулаем район буенча гидротехник корылмалар торышы канәгатьләнерлек, шулай да кайдадыр ремонт таләп ителгәннәре дә бар. Гидротехник корылмаларны тотуга ел саен 200 мең сум акча бүленә – әмма аларны тиешле тәртиптә тоту өчен бу акча гына җитми.

    Җәмгыять тарафыннан гидротехник корылмаларны теркәүгә килгәндә, башкарма хакимият вәкиле сүзләренчә, әлегә кадәр районда мондый практика күзәтелмәгән. Хәер хуҗалар кулында аларның торышы күпкә яхшырыр иде, дигән фикерен дә белдерде ул. Җәмгыять әгъзалары шундый карар кабул итәләр икән, башкарма комитет аны, һичшиксез, игътибарга алачак. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: