Аксубаево
  • Рус Тат
  • Курск сугышында катнашкан

    23 августта совет гаскәрләренең Курск бәрелешләрендә немец-фашист илбасарларын тар-мар итүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә.

    Ил буенча Россия Президенты Владимир Путин боерыгы белән расланган, әлеге датага багышланган бәйрәм чаралары үтә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында  66 Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск сугышында катнашкан кеше яши.

    Аларның берсе якташыбыз – Садыкау авылыннан Рәшит Мостафа улы Мостафин. Курск өлкәсе хакимияте бәйрәм датасына губернатор исеменнән котлау открыткалары әзерләгән.

    Аны тапшыру һәм район башлыгы  һәм район җитәкчелеге исеменнән Рәшит Мостафинны котлау өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм Трудолюбово авыл җирлеге вәкиле ветеранның өенә килделәр.

    Ветеранга азык-төлек  салынган пакет та тапшырылды.

    93 яшьлек ветеран менә ике ел инде урын өстендә ята. Аңа 90 яшь тулган көнне безнең хәбәрчебез юбиляр янында булып, аның истәлекләрен тыңлап кайткан иде.

    – Мин фронтка 1942 елда Тельмен районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылдым, сугыш юлым Горький шәһәреннән башланды, аннан Воронеж фронтына җибәрделәр, – дип сөйләгән иде Рәшит Мостафа улы. – Танкчы булып көрәштем. Бәрелешләр вакытында ике-өч танк кына зыян күрми калган вакытлар да булды.

    Безне тылга җибәрделәр, яңа частьләр формалашты. Курск җирендә зур булмаган Прохоровка авылында масштабы буенча иң зур һәм иң көчле булган танк гаскәрләре урнашты.

    Берүк вакытта Прохоровка сугыш кырында якынча 1000-1200 немец һәм совет танклары, үзйөрешле артиллерия җайланмалары урнашты. Сугыш кораллары яну сәбәпле килеп чыккан кара төтеннән күк йөзе дә күренми иде хәтта.

    – Шул көннәрне искә алып, без дәһшәтле сугыш кичкән, Ватан азатлыгы өчен  үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән солдат һәм офицерларның батырлыклары алдында баш иябез, алар турындагы истәлекләрне мәңге сакларга һәм буыннардан-буыннарга тапшырырга ант итәбез, – дигән сүзләрне укыды губернатор исеменнән ветеранга юлланган хаттан Сергей Александров.

    – Илебез халкының туган җирдә бәхетле һәм ирекле яшәр өчен нинди бәя белән түләүләрен беркайчан да онытмаячакбыз!

    Рәшит Мостафа улы дулкынланудан күз яшьләрен тыеп кала алмады. Илле көнгә сузылган Курск сугышы күпме кан һәм солдатларның үлеме белән яуланган һәм бүген дә сугыш хәтирәләре ветеранның күңелен әрнетә,  чөнки Җиңүне якынайтуда аның да өлеше бар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: