Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Куркынычсыз көзге каникуллар

2 ноябрьдән Татарстанда киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы старт ала.

Ул балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән. Агымдагы елның хәвефле статистикасы: 9 айда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 367се имгәнгән.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять тә киеренке. Елның тугыз аенда юл-транспорт фаҗигасында 6 пассажир-бала һәлак булган. Профилактик чара көннәрендә балалар күпләп була торган урыннарда балаларны ташу кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары, укытучылар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүматлар җәяүлеләрнең уку урыны буенча, алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре көзге каникуллар алдыннан һәр белем бирү оешмасына барып, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев