Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Куркынычсыз интернет

Аксубай китапханәсендә куркынычсыз интернет көненә багышланган мәгълүмати дәрес узды.

Интернет тормышыбызга шулкадәр нык килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр.

Интернеттан дөрес файдаланганда, әлбәттә инде, ул күп кенә эшләрне җиңеләйтә. Социаль челтәрләр һәм популяр сайтлар аша бөтен яңалыкларны белеп була. Аксубай үзәк китапханәсендә куркынычсыз интернет көне кысаларында мәгълүматлар дәресе узды.

Чара кунакларына интернет челтәрен куллануның зарары һәм файдасы, файдалану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Чара гамәли алымда үтте. Балалар лекция тыңладылар, оештыручылар биргән сорауларга җавап бирделәр, “Куркынычсыз интернет” күргәзмәсе белән таныштылар.
 

Фото Аксубай китапханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев