Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куркыныч тудыручы ике көпчәкле дус

    Велосипедчылар һава торышы яхшыру белән урамнарга сибеләләр.

    Велосезонны балалар да ачты. Шуның белән бергә скутер һәм велосипед белән идарә итүче балалар арасында имгәнүләр сезонына да старт бирелде.

    – Велосипед һәм скутер беренче карашка гына – имин, җиңел идарә ителә торган транспорт. Чынлыкта – ул югары куркыныч тудыра торган транспорт чарасы. Алар еш кына светофор сигналлары һәм юл билгеләре таләпләренә игътибар итмичә, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуда гаепле булалар, – дип шәрехләде Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – 14 яшьтән кечерәк балалар бернинди шартларда да юл йөрү өлешенә чыгарга тиеш түгел. Шулай ук саклану чараларын (шлем, тез саклагычлар, терсәк саклагычлар һ.б.) куллануга игътибар итәргә кирәк.

    Велосипедчылар хәрәкәте велосипед юллары яки велосипедчылар өчен полоса буенча, әгәр алар юк икән, юл хәрәкәте өлешенең уң ягында булырга тиеш.

    Скутер белән идарә итүгә аерым таләпләр. Гамәлдәге закон нигезендә, мопед (скутер) белән бары тик «М» категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итү рөхсәт ителә. Әгәр йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, административ санкцияләр аның әти-әниләре җилкәсенә төшә. Әгәр скутер белән идарә итүче затка 16 яшь тулса, тик аның «М» категорияле машина йөртү таныклыгы юк икән, йөртүчегә транспорт чарасын махсус стоянкага кую шарты белән 5-15 мең сум күләмендә административ штраф салына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: