Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Куркыныч талпан энцефалиты

Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, талпан (урман бете) вирусы энцефалиты буенча Татарстан Республикасының 30 административ территориясе (шул исәптән Аксубай районы) эндемик санала.

– 2020 елда район буенча талпан вирусы энцефалиты һәм башка талпан йогышлары белән зарарлану очраклары теркәлмәгән, – диде Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкче белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Әмма тынычланырга кирәкми. Агымдагы елның язында район хастаханәсенә талпан тешләп 21 кеше мөрәҗәгать итәргә өлгергән инде. Аларның барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтелде, ә талпаннар республика учреждениесенә тикшерүгә җибәрелде.

Талпан вирусы белән зарарлану куркынычы аеруча урман әзерләү эшләрен башкаручы, урман территорияләрен чистарту, төзекләндерү белән шөгыльләнүче кешеләргә яный. Талпан тешләгән очракта, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чыгарылган талпанны ташларга ярамый. Аны Роспотребнадзор хезмәткәрләренә куркыныч инфекция булу-булмауга тикшерү өчен тапшырырга кирәк. Бу иксод талпаннары аша күчә торган инфекцияләрне вакытында профилактикалау өчен кирәк.

Белгечләр раслаганча, талпанның тирегә эләгүен булдырмас өчен, табигый шартларда талпанга каршы шәхси саклану чараларын үтәргә кирәк – тәнгә тыгыз яткан ачык төстәге кием кияргә. Шулай ук дүрт аяклы дуслар турында да кайгыртырга, аларның тәннәрен дә карап торырга.

 

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев