Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кунакта Коръән хафиз

Быел да изге Рамазан аен, мәхәллә кешеләре белән бергә, Аксубайның үзәк мәчетендә Төркиядән килгән кунак – Коръән хафиз Исмәгыйль Гоктеке уздырды.

Йоланы үтәп быел Төркиядән Татарстан Республикасына 46 Коръән хафиз килде. 

Исмәгыйль Гоктекены безнең районга жибәргәннәр. Нәкъ менә Рамазан аенда ул үзенең моңлы тавышы белән мөселманнарны намазга чакыра. Мәхәллә кешеләре Коръәнне белүче буларак аның белән рәхәтләнеп аралашалар. 

Исмәгыйль Гоктеке кече яшьтән Ислам нигезләренә тартылган. 11 яшендә ул инде Коръәнне яттан белгән һәм Коръән хафиз булган. Ул Ислам Университетының теология факультетында белем алган (Малатай шәһәре). Хәзерге вакытта Конья шәһәренең Йылдырым Баязит мәчетендә имам-хатыйб булып эшли. Мәчет шәһәрдә иң зур гыйбадәт йортларының берсе санала, көненә анда 2000нән артык кеше килә. Ә гомумән Конья шәһәрендә, аның сүзләренчә, 3500 мәчет бар икән.

35 яшьлек Коръән хафизнең 4 яшьлек улы һәм 4 айлык кызы бар.
– Мин Россиядә, Татарстан Республикасында беренче тапкыр. Һәм изге Рамазан аенда Аксубай районында булуыма шатмын, – дип белдерде безнең хәбәрчегә Коръән хафиз. – Сезнең халык, табигать миңа бик ошады. Сезнең районда ике төп конфессия, әмма район күп милләтле. Мин христианнар белән дә очраштым. Һәм миңа монда татулыкта яшәвегез бик ошады. Монда бер-берләренең гореф-гадәтләрен һәм диннәрен хөрмәт итәләр.

Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров сүзләренчә, Коръән хафиз Исмәгыйль Гоктекеның  безнең районга сәяхәте  вакыйгаларга бик бай – алар республика Ифтарында булганнар, башка районнарга сәфәр кылганнар, безнең районның авыл мәчетләренә дә барганнар.

– Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, ТР  Диния Нәзарәтенә, үземнең илемә  изге Рамазан аенда ислам динен тотучылар белән бергә булу мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Коръән хафиз. – Аксубайлыларга кунакчык булулары һәм игелекләре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Шулай ук район башлыгы Камил Гилмановка, Равил хәзрәт Зөфәровка да рәхмәтем чиксез. Монда мин дуслар таптым. Һәм туган ягыма кайткач биредә үткән көннәрне якты хисләр белән искә алачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев