Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кунакчыллык – гаиләнең төп сыйфаты

​​​​​​​90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Зәйтүнә Закир кызы Мортазина Нурлаттан юбилей үткәрергә Аксубайга кайткан.

Бу көнне район башлыгы Камил Гилманов, бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева юбиляр янында кунак булдылар.

Соңгы елларда юбиляр  кызы Рәйсә гаиләсендә яши, әмма юбилеен улы Рафаэль йортында – тормыш иптәше вафат булганнан соң оныкларын үстерешергә һәм тәрбияләшергә ярдәм итеп яшәгән йортта билгеләп үтәргә карар кылган.

Зәйтүнә Закир кызы  Иске Кыязлы авылында туган, 90 яшьлек тормышының күп өлешен дә анда уздырган. Үзенең тормыш юлын анализлап, кулыма балта тотып бура бураганым гына булмады, калган эшләрнең бөтенесен башкарырга туры килде, ди ул. Туганнары сөйләгәнчә, ул  бернинди эштән дә курыкмаган. Урман хәзерләүдә дә ир-атлар белән беррәттән кулына пычкы тотып хезмәт куйган.

Тышкы яктан йомшак күренсә дә, эчтән ныклы холыклы кеше ул. Андый кешеләр турында: “аларны тормыш чыныктырган“, диләр.

– Тормыш җиңел булмады – үгезләр җигеп Тернәчегә ашлык ташыдык, колхозда шикәр чөгендере плантацияләрендә эшләдем, урак өстендә хәтта прицепщик та булдым. Сугыш вакытында окоп та казыдык,  урман да кистек, гомумән, сугышка киткән ир-атларны алмаштырдык, – дип сөйли юбиляр.

Зәйтүнә Закир кызының хезмәт биографиясендә больничныйга чыгуы турында да, декрет ялында булуы хакында да язылмаган. Бертуганнары аның нык ихтыярлы булуына сокланалар, чөнки үз вакытында ул  олы бала буларак аларга терәк булган һәм гаиләне туендыру, кече туганнарын аякка бастыру аңа йөкләнгән.

Үзе кебек эш сөючән, гаиләне яраткан һәм бар эштә дә терәк булган ышанычлы егет Фатыйхны тормыш иптәше итеп сайлаган. Юбилярның балалары сөйләвенчә, әтиләре Иске Кыязлы авылында кирпеч заводында эшләгән һәм алдынгы комбайнчылардан саналган. Нәкъ менә алар сабый чакта аларда авылда иң беренче булып мотоцикл, кер юу машинасы, бөтен авыл карарга килгән телевизор пәйда булган.

Кунакчыллык – Мортазиннарның гаилә сыйфаты. Әниләренең, әбиләренең юбилеен бәйрәм итәргә бөтен туганнары җыелган. Юбилярның  6 баласы, 14 оныгы, 21 оныкчыгы гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәрү йоласын дәвам итәләр. Зәйтүнә әби оныкчыгының баласын  күрү бәхетенә дә ирешкән хәтта.

– Ул безнең өчен иң яхшы әни һәм әби, – дип сөйли юбиляр турында  кечкенәдән аның тәрбиясендә үскән, аннан соң әбисе балалар бакчасына,  мәктәпкә, музыка мәктәбенә  ияртеп  йөрткән оныгы Руфия. – Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Һәм без Ходай Тәгаләдән әбиебезнең безнең яныбызда озаграк булуын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев