Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Культуралылык – һәркемнән тора

Яхшыга кеше тиз ияләшә диләр.

Без районның үзәк мәйданындагы, аның төп урамнарындагы матурлыкка, чисталыкка гадәтләндек инде. Кайткан кунакларны да яңа архитектура формалары, Батырлар аллеясе, парк һәм скверлар белән горурланып таныштырабыз.

Мәйданда һәм паркларда иртән иртүк бистә башкарма комитетының техник хезмәткәрләре тәртип салып йөриләр. Кулларына себерке, пакетлар тотып кичтән өелеп калган чүп-чарны җыялар алар. Эскәмияләр янында чүп ташлау өчен сыешлыклар куелган булса да, көнбагыш кабыгы, кәгазьләр, пакетлар җирдә аунап ята...

Искә төшерик әле, ел саен гражданнар җыенында хакимияттән үзәктә бәдрәф булдыруны сорадык. Учреждениеләрдә туалет бүлмәләренә кертмиләр, ә хаҗәтне үтәргә кирәк. Үзәктә сораганны төзеп куйдылар. Хаҗәтләрен үтәүчеләргә бары тик чисталык кагыйдәләрен генә үтисе калды.

Тик безгә җәмәгать бәдрәфендә культуралылык сыйфаты хас түгел икән шул, әллә менталитет шундый – булганның кадерен белмибез, әллә инде үзебезнеке булмаганга. Район безнеке, бистә дә безнеке, ә менә бәдрәф – җәмәгатьнеке. 

– Бәдрәфтә кулланылган кәгазь чиләккә төшми, зажигалка белән стеналарны яндыра, яза башлаганнар, плафоннарны каерып алырга теләгәннәр, –  дип зарланып сөйлиләр техник хезмәткәрләр. Бәдрәфләрдә тәртип салу эше дә алар җилкәсендә бит.

Ленин урамын төзекләндерделәр, халык телендә “кәкре күпер“ дип йөртелгән кичү урынына уңайлы күпер төзелде. Аксубайлыларның бөтенләй оятлары калмады, аның астына пакетларга тутырылган чүп-чар ташлыйлар. Чүп-чарны Нурлаттан китереп ташламыйлар бит инде, моны якын-тирә йортларда яшәүчеләр эшли.

– Хөрмәтле аксубайлылар, – дип мөрәҗәгать итә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов, –  без бистәне яратабыз дибез, уңайлыклар булуын таләп итәбез, әмма чүп-чарны махсус контейнерларга илтеп ташларга иренәбез яки бәдрәфтә чисталык таләпләрен һаман да булса үтәргә өйрәнмибез. Культуралылык, чисталык һәм тәртип Аксубайның һәр кешесеннән, безнең һәрберебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев