Аксубаево
  • Рус Тат
  • Куллануга яраксыз балык

    Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе бер тоннага якын балык продукциясен яраксыз дип тапкан.

    Агымдагы елның 6 аенда күзәтчелек чаралары кысаларында Роспотребнадзор Идарәсе Татарстанда балык продукциясе әйләнешен гамәлгә  ашырган 488 (2017 елның 6 аенда – 523) сәүдә, җәмәгать туклануы нокталарын, балалар һәм үсмерләр өчен каралган гомуми белем бирү оешмаларындагы ашханәләрне тикшергән. Аксубай районындагы сигез сату ноктасы да шулар исәбенә керә.

    Меңнән артык балык продукциясе, шул исәптән балык консервлары тикшерелгән. Тикшерелгән продукция  үрнәкләрендә патогенлы микроорганизмнарның, токсик элементларның, пестицидларның, гистаминнарның, генно-модифицик организмнарның (ГМО), радионуклидларның табылмавы сөендерә.

    Моннан тыш, тикшерелгән балык продукциясе үрнәкләре паразитологик күрсәткечләр буенча билгеләнгән таләпләргә туры килгән.

    Микробиологик күрсәткечләр буенча тиешле таләпләргә туры килгән балык продукциясенең чагыштырмача авырлыгы өч процент тәшкил иткән.

    Лаборатория сынаулары нәтиҗәләре буенча 2018 елның агымдагы чорында тикшерелгән 21 анализда глазурьның күләм өлеше гигиеник нормативтан артуы күзәтелгән.

    Глазурьның масса күләме нигездә чит илләрдән (Кытай, Вьетнам, Төркия, Һиндстан) кертелгән һәм шулай ук Росия Федерациясенең башка субъектларында (Мәскәү, Калуга өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре) җитештерелгән продукциядә ачыкланган.

    Планнан тыш  һәм Татарстан буенча лаборатория тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 918 килограмм күләмдәге 264 балык продукциясе партиясе яраксыз дип табылган, гомуми күләме 1 656 500 сум тәшкил иткән 172 административ штраф салынган. Аксубай районында 63 килограмм тәшкил иткән 7 партия яраксыз дип табылган, 20 мең сумга ике штраф салынган. 

    Балык продукциясе сыйфаты һәм иминлеген күзәтү дәвам итә.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: