Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кулланучылар хокукларын яклау көнендә

    Бу 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә һәм ел саен үз тематикасына үзгәртә.

    Быел Кулланучылар хокукларын яклау көне «цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар» дигән девиз астында узды.

    Бу көнне игътибар смарт-җайланмаларга, катлаулы электротехникага юнәлдерелгән. Кулланучылар хокукларын яклау көнендә Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре дә шушы тема буенча эшләделәр.

    Алар күпфункцияле үзәктә гражданнарны кабул иттеләр, техник яктан катлаулы товар сатыла торган район үзәге кибетләрендә сатып алучылар белән очраштылар. Аларны сатып алучылар да кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Барлык яклар өчен дә файдалы диалоглар узды: кулланучылар теге яки бу хәлләрдә үзләрен ничек саклап калырга, белгечләр практик хәлләрдә нинди аспектларга күбрәк игътибар бирергә икәнен белделәр.

    – Сәүдә нокталарында сатып алучыларның хокукларын кысу очраклары аз түгел, – ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Узган ел бу проблема буенча республиканың Роспотребнадзор идарәсенә җиде меңнән артык мөрәҗәгать килгән иде. Безнең районда 25 кә якын мөрәҗәгать бар. Гаризалар, нигездә, техник яктан катлаулы сыйфатсыз  техниканы кире кайтару проблемаларына кагыла иде. Безнең белгечләр ул проблемаларның һәркайсы буенча җентекле аңлатма бирделәр.  

    Гражданнар мондый сораулар белән Дәүләт алкоголь инспекциясенә да киләләр.

    - Сатып алучы белән сәүдә итүче предприятие арасында килеп туган бәхәсле мәсьәләләрдә гаделлекне торгызу – гади һәм тиз башкарыла торган процесс түгел, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече Лилия Гәрәева. – Әмма кулланучы хокукларын якларга кирәк. Шуңа күрә, мондый төр товарлар алганда, бигрәк тә игътибарлы булырга,  кулларында бөтен чекларны, документларны сакларга кирәк.

    Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре гражданнарга алар турында мәгълүмат бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: