Кукуруз басулары уңышлы булырга вәгъдә итә
Район кырларында соңгы культуралар өлгереп килә.
Үсемлекчелектә өстенлекле юнәлешләр арасында – ашлык кукурузын үстерү. Аксубай районында бу максатларга биш йөз гектардан артык мәйдан бүлеп бирелгән. Бу санның яртысына якыны – «Аксубай» агрофирмасындада.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре кукуруз игү белән озак еллардан бирле шөгыльләнәләр һәм аны үстерү технологиясе серләрен яхшы беләләр.
Россельхозүзәкнең территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйлметдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин кукуруз кырларын карадылар, үсемлекләрнең торышын анализладылар.
– Хәзерге вакытта культура бик яхшы торышта, актив үсеш, орлыкларның өлгерүе күзәтелә, – диләр белгечләр. – Дөрес тәрбияләү, туклыклы матдәләрне үз вакытында кертү яхшы үсешне гарантияли. Быел да кукуруз уңышы, барысын да исәпкә алып, яхшы булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев