Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарада исерек хәлдә руль артына утырган яшь егет хөкем ителде

Агымдагы елның февралендә исерек хәлдә машина йөрткән өчен егет җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде.

 

Кукмарада исерек хәлдә руль артына утырган 19 яшьлек егет хөкем ителде. Бу хакта район басмасы яза. 

Район прокуратурасы аңа карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд егетне әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Биредә шунысы ачыкланды: быел февраль аенда исерек хәлдә машина йөрткән өчен егет җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. 

Җинаять җәзасын үткән вакытта ул яңадан шундый ук куркыныч гамәл кылган. 10 март кичендә, автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан, исерек хәлдә руль артына утырган һәм кибеткә исерткеч эчемлек алырга киткән. Юлда полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Егет үз гаебен таныды. 

Хәзер аңа 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк, суд аны транспорт чараларын йөртү хокукыннан да 2 ел 10 айга мәхрүм итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев