Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Куак утырттылар

Агымдагы ел Россиядә Игелек һәм волонтерлар елы эгидасы астында үтә.

“Бердәм куак утырту көне“ акциясе кысаларында республикада 3 миллион яңа үсенте утыртылды. Рәсми мәгълүматларга караганда, республика буенча табигатьне саклау акцияләрендә 20 мең кеше катнашты, шул исәптән барлык ведомстволар һәм органнар вәкилләре дә.

Бердәм куак утырту көне безнең районда да актив узды. Парклар, торак пунктлар, дәүләт урман фонды территорияләре дистәләгән төп яшь куаклар  белән тулыланды.

Әлеге табигатьне яңарту акциясендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре башлап йөрүчеләр булдылар. Бердәм куак утырту көне Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы аппараты һәм урманчылык хезмәткәрләре өчен чын мәгънәдә удар эш көненә әйләнде.

Көн төшкә авышканчыга кадәр алар Аксубай урманчылыгы участогы питомнигыннан үсентеләрне казып алдылар. Максималь эш күләме башкарылды: 90 төп – зәңгәр чыршы, 50 төп – ике метрлы яшел чыршы, 150 төп – спирей, 150 төп сәрви агачы үсентеләрен казып алдылар.

Куакларның тамырларына зыян салмаска тырышып, бердәм булып эшләделәр. Көннең икенче яртысында урман хезмәткәрләре бу куакларны Мюд авыл җирлеге территориясенә утырттылар.

– Һава торышы үсентеләргә тамырларын ныгытып үсеп китәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйли Аксубай урманчылыгы җитәкче-лесничие урынбасары Андрей Ильмухин. – Вегетатив чор башланганчыга кадәр барысы да имин булырга тиеш.

Район үзәге территориясен яшелләндерүгә район суды аппараты хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр. Бердәм куак утырту көне кысаларында бистә үзәгендә, суд бинасына каршы, алар ылыслы куаклар утырттылар. Геройлар аллеясына тоташкан куаклар утыртылган урынны алар Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышладылар.

Бердәм куак утырту көнендә волонтерлар урман участокларында да эшләделәр. Чабаксар участок урманчылыгының 41 нче  кварталында яшь чыршылар пәйда булды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев