Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Креатив, зирәк, игелекле

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбендә югары квалификацион категориягә ия рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәптән тыш эшләр буенча директор урынбасары Наталья Антохина балаларны ярты сүздән аңлаган, аларга бөтен күңелен биргән мөгаллим.

Аның 1985 елның августында Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап туган мәктәбенә укытучы булып кайтканына да 33 ел вакыт узган инде. Наталья Александровна һаман да  дәресләрне элеккечә җанлы итеп  алып бара, аның күз карашы да бүгенгәчә үзгәрмәгән –  балаларны аралашуга җәлеп итә торган булып калган.

– Наталья Антохина – үз эшенең остасы, хезмәттәшләре арасында абруй казанган шәхес, – дип сөйли  аның турында мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. – Ул үз фәнен мәктәп курсы чикләрендә генә үзләштереп калмыйча, белемен һәрдаим арттыра барып, бай тәҗрибәсен  укучыларга рәхәтләнеп өләшә.

– Креатив, уйлап табучан Наталья Александровна белем бирү алымын үз фикереңне җиткерә белү, ярдәмләшү, зирәклек, осталык, хезмәт сөючәнлек һәм таләпчәнлек кебек сыйфатлар  белән бергә үреп алып бара, – дип сөйли  педагог турында Аксубайның 1 нче мәктәбе директоры Алексей Сударев.

– Мөгаллим өчен һәр бала – өйрәнелмәгән галәм, һәм баланың эчке дөньясын ачып, ул аның сәләтләрен дә ача һәм аның казанышларына ихластан сөенә.
Педагог үз укучыларына бөек әдәбият дөньясын ача, сүздә нинди сер яшеренгәнен  аңларга ярдәм итә.

Ул белем биргән укучылар  кызыксынучан булулары белән аерылып торалар, теләп укыйлар, бәйгеләрдә, олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә катнашалар, призлы урыннарны яулыйлар. 

Наталья Антохина 26 елдан артык директор урынбасары булып эшли, үз вазифасын намуслы башкара. Аның җитәкчелегендә укучылар, хезмәттәшләр очрашулары, укытучылар өчен семинарлар, методик консультацияләр оештырыла. Яхшы җитәкче зирәк акыллы булырга тиеш.

Наталья Александровнаның зирәклеге инновацияләрне тормыш чынбарлыгы белән куша белүдә, һәр хезмәткәр белән уртак тел табуда чагыла. Ул яңалыкларны хуплаган һәм белем бирүнең өстенлекле проектларын тормышка ашырган коллективны берләштерә. 1 нче Аксубай мәктәбе укытучыларының күпчелеге директор урынбасары белән  иңгә-иң куеп эшләп, югары уңышларга ирешәләр. 

Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәте өчен Наталья Александровна грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, “Мәгарифтәге фидакарь хезмәте өчен“ күкрәк билгесенә ия һәм Россия Федерациясенең Мактаулы гомуми белем бирү тармагы хезмәткәре булып тора.

Сәләтле, иҗади шәхес, яхшы хуҗабикә, игътибарлы әни, яхшы әби – әлеге мөлаем хатын-кызның бөтен сыйфатларын санап та бетереп булмый. Әмма иң мөһиме, ул – балаларны яраткан, гомерен белем бирүгә багышлаган мөгаллим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев