Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күпкатлы йортларның фасадларын бюджет һәм фатир милекчеләре хисабына алмаштыралар

Быел Аксубайда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына өч күпкатлы йорт керде.

Мазилин урамындагы 25 һәм 31 нче йортларның фасадларын яңарталар, Золин урамындагы 30 нчы йортта электр үткәргечләре алмаштырылачак.

Аксубайда торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы 2008 елда ”ТКХны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында”гы федераль канун кысаларында башланып китте. Район башкарма комитетының инфратармак үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, программа эшли башлаганнан алып 135 миллионнан артык суммага 53 күпкатлы йорт ремонтланган.

Күпчелек йортларда ремонт берьюлы берничә төр буенча барды – йортларда электр, суүткәргечләр, су белән тәэмин итү, юынтык суларны агызу системалары алмаштырылды, түбәләр яңартылып ябылды, фасадлар тышланды. Йортларның кайберләрендә ремонт эшләре бер юлы түгел, ә төрле елларда ике-өч этапта узды.

Күпкатлы йортларны республика бюджеты акчалары хисабына гына түгел, шулай ук җирле һәм фатир хуҗалары хисабына да ремонтлайлар – бу фатир өчен түләү квитанцияләрендәге аерым графа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев