Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күп катлы йортларның подъездларын һәм Аксубай урамнарын йогышсызландыру дәвам ителә 

Подъездларны, зур кибетләр янындагы парковкаларны һәм үзәк урамнарны йогышсызландыру атнага ике тапкыр даими үткәреләчәк.

Мондый карар коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында кабул ителде. Күп фатирлы йортлар подъездларында – идәннәр, ишек һәм тәрәзә тоткалары, ишекләр, почта тартмалары, домофон һәм йозаклар панельләре эшкәртеләчәк. 

Аксубайда 64 күп фатирлы йортта 215 подъезд бар. Подъездларны эшкәртүне идарәче компания оештыра. Исегезгә төшерәбез, подъездларны йогышсызландыруга узган атнада керештеләр. 

Урамнарны йогышсызландыру да атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу процедура белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты шөгыльләнә. Машина бистәнең үзәк урамнарын һәм зур кибетләр янындагы тукталу урыннарын эшкәртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев