Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күп балалы педагоглар планшетлар алды

«Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырды.

Чара видеоконференция режимында узды. Район советында узган тапшыру тантанасына Татар Сөнчәлесе авылыннан алты бала анасы Гөлназ Сәйфетдинова чакырылган иде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар район берләшмәсе вәкиле Надежда Айдова, мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Хикмәтуллина сәламләделәр.

Балаларга үзләренең бөтен көчләрен һәм мәхәббәтләрен биргән, шул ук вакытта нәтиҗәле педагогик эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләр тапкан аналар адресына бик күп матур сүзләр әйтелде. Алар арасында Гөлназ Мөнир кызы да бар. Ул Иске Мокшино гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ире белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Иң өлкәне – Камиләгә – 17 яшь, иң кечкенәсе – Сөләйманга – 3 яшь.

Онлайн режимында күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшыру башланды.

Татарстанда «Игелек кыл» акциясе кысаларында биш һәм күбрәк бала тәрбияләүче 55 гаиләгә планшетлар тапшырылды.

– Сез дәүләт өчен зур, әһәмиятле бурыч башкарасыз – балалар тәрбиялисез. Чын күңелемнән Сезнең тормышта барысы да яхшы булуын, балаларыгызның бары уңышлар белән генә куандыруларын, Сезгә һәм Сезнең ишле гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек телим.

Алты баланы тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләрен белдереп, район җитәкчесе Гөлназ Мөнир кызына чәчәк бәйләме һәм планшет бүләк итте. Бүләкләү тантанасының төп мәйданыннан, экраннан, акциядә катнашучылар арасында Аксубай районын да шатланып сәламләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев