Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә салым түләве

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акча кире кайтарыла.

 Бу турыда газета  укучыларыбызга салым инспекторы Денис Миронкин аңлатма бирә. Салым тотып калынган акча өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга кагыла. Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр мәйданда фатир яки бүлмә һәм җиде квадрат метр торак йорт исәбеннән өстәмә чигерүләр каралган. 

Федераль законнар тарафыннан барлык салым түләүчеләр өчен физик затлар милкенә салым ташламалары каралган, алар салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итүне таләп итми.

Бу -  күчемсез милек объектлары буенча чигерүләр: торак йортка – 50 квадрат метр, фатир яки шәхси йорт – 20, бүлмә яки фатирның бер өлеше буенча – 10 квадрат метры өчен салым түләнми. Физик затлар милкенә салым исәпләгәндә, мондый исәп автомат рәвештә бирелә. Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен исәп-хисап участоктан 600 квадрат метрга салым базасын киметә. 

Әйтик, 10 сутыйлык участогы булган  гаиләдә өч яки аннан да күбрәк бала булса, 6 сутыйны чигергәннән соң, хуҗа 4 сутыйдан салым түләргә тиеш булачак. Әлеге чигерүләр 2018 ел өчен исәпләгәндә агымдагы 2019 елда исәпкә алына. Тотып калуларны һәр төр объектка: бүлмәгә, фатирга, йорт һәм җир кишәрлегенә карата алырга була.

Ташламага хокуклы һәр граждан салым ташламасыннан файдалану турында гаризаны теләсә кайсы уңайлы ысул белән: «Шәхси кабинет» аша яисә теләсә кайсы салым инспекциясенә яки күп функциональле үзәккә шәхсән кереп, почта аша җибәрә ала. Милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән интернет-сервиста Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев