Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Яшел ут»та аерылып тордылар 

    «Яшел ут – 2022» республика бәйгесендә өченче урынны район үзәгенең «Кояшкай» балалар бакчасы алды.

    Смотр-бәйге ике елга бер тапкыр Татарстанның балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында үткәрелә. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә кайда иң яхшы өйрәтүчеләрне ачыклау. 

    Бәйгедә 54 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы һәм 48 тәрбияче катнашты. Җиңүчеләрне Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм Тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге экспертлары билгеләде. 

    Аксубай районының «Кояшкай» балалар бакчасы (мөдире – Заһидуллина Алсу Дамир кызы) авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында өченче урынга лаек булды. 

    Призерлар һәм лауреатлар Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, республиканың баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкат Миңнеханов, Чистай районы башлыгы Эдуард Хәсәнов кулыннан бүләкләр алдыдлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: