Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ковидтан прививка ясауда яңа кагыйдәләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID19дан вакцинация үткәрүгә медицина каршылыклары күрсәткечләре исемлеген раслады.

Вакцинациягә кагылышлы яңалыклар белән Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире, табиб Алинә Маланчева уртаклашты.

Урта һәм авыр дәрәҗәдә үтүче көчле йогышлы авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе вакытлыча медицина каршылыгы күрсәткечләре булып тора. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау савыкканнан соң яисә йогышлы булмаган авыруны уздырганнан соң 2-4 атнадан соң мөмкин.

Җиңел формада уза торган ОРВИ, шулай ук инфекцияле аш казаныэчәк тракты авырулары да, тән температурасы нормага килгәнчегә кадәр, COVID-19га каршы вакцинация куйдыруда вакытлыча медицина каршылыгы күрсәткече булып тора.

COVID-19га каршы вакцина составына керүче матдәләргә, яисә составына охшаш матдәләр кергән вакцинага үтә сизгерлек, шулай ук анамнездагы авыр аллергия реакцияләренә яисә вакцинациядән соң авыр өзлегүләр чикләнмәгән медицина каршылыклары булып тора.

Исемлеккә шулай ук вакциналарны медицина куллануы буенча инструкцияләргә туры китереп кайбер медицина каршылыклары кертелгән. Исегездә тотыгыз: вакцинациягә медицина каршылыгы күрсәтмәләре булган кешеләргә специфик булмаган профилактика чараларын җентекләп үтәү зарури – битлек кияргә, социаль дистанцияне сакларга һәм кешеләр күпләп җыелу урыннарында мөмкин кадәр азрак булырга кирәк.

Татарстанда яңа «омикрон» штаммы белән авырулар дулкынын гыйнвар ахыры-февраль башында көтәләр. Койка-урыннарны киметкән Татарстанның ковид госпитальләре янә ачылуга әзерләнә. Аксубайлылар COVID19дан Чистай ковид госпиталендә дәвалау уздылар. Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, әлегә ул койка-урыннары санын киметкән, әмма, кирәк булса, ул аларны пандемиянең өченче дулкынындагы кебек 140ка кадәр арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев