Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ковидка тест үтәүнең максималь вакытын бер тәүлеккә кадәр кыскартырга тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта коронавируска тест нәтиҗәләрен алуның максималь вакыты 48 сәгать тәшкил итә.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска тест үткәрү нәтиҗәләрен алуның максималь вакытын 24 сәгатькә кадәр кыскартырга тәкъдим итте. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә тиешле үзгәрешләр проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

«COVID-19 лаборатория тикшеренүен башкару срогы, лабораториягә биологик материал алынганнан алып, аның нәтиҗәсен тикшеренү уздырылган затка тапшырганга кадәр, 24 сәгатьтән артмаска тиеш», - диелә документта.

Элегрәк бу срокны кыскарту зарурлыгы турында вице-премьер Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында белдергән иде.

Хәзер, Роспотребнадзор карары нигезендә, коронавируска тест нәтиҗәләрен алуның максималь вакыты 48 сәгать тәшкил итә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев